Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә

Эшләрне теләсә кайсы техникада һәм төрле сәнгать материалларында башкарырга мөмкин.

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе Әниләр көненә багышланган «Яраткан әниемә!» рәсем бәйгесе игълан итә.
Әниегезне ничек итеп сурәтлисез — эштәме, өйдәме, ниндидер әкияттәге патшабикә итепме — монысы сезнең фантазиягездән генә тора. Эшләрне теләсә кайсы техникада һәм төрле сәнгать материалларында башкарырга мөмкин: бу буяулар (акварель, гуашь, май), акбур, карандашлар, күмер булырга мөмкин. Катнаш техниканы да кулланырга була.
Теләге булган һәркемгә әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез.
Иҗади эшләр 2020 елның 9 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Төзүчеләр урамы, 16а буенча яки редакциянең электрон адресына кабул ителә: new-kama@bk.ru.
Җиңүчене 26 ноябрьдә билгеләячәкбез. Җомга, 27 ноябрьдә, газеталарда җиңүчене игълан итәчәкбез.
Конкурсның спонсоры — «BOSTON» чәчәк кибете.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев