Ноябрьдәге ял көннәре билгеле булды
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала.
1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан кануны буенча, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне дә эшләми торган ял көне булып тора. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев