НТР 24 телеканалы бизәлешен тулысынча яңартты
Беренче февральдә НТР 24 телеканалы эфирга яңа дизайн белән чыкты.
Монда эфир бизәлешенең төсләр палитрасы тулысынча алышынды. Профессиональ дизайнерлар әзерләгән берничә варианттан иң матурын телевизор караучы тамашачы үзе сайлаган.
Моннан тыш, NTR-24.RU сайты, YouTube-канал һәм барлык социаль челтәрләр дә яңартылган.
Визуаль ребрендинг белән бергә яңалыклар концепциясе дә яңартылды, дип хәбәр ителә. Яңалыклар чыгарылышы элеккечә турыдан-туры эфирда чыга, әмма хәзер яңалыкларда турыдан-туры кушылулар, экспертлар һәм графика күбрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев