Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өч караклык очрагы теркәлгән

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Үткән атнада кизү бүлегенә 245 хәбәр алынган. 

Өч караклык очрагы теркәлгән. Беренчесендә билгесез зат, үзен банк хезмәткәре дип атап, 28 яшьлек алабугалының акчасын үзләштергән, 320 мең сумнан артык зыян салган.

Икенче очракта шулай ук билгесез кеше 39 яшьтәге алабугалының аңа кадәр югалган булган банк картасыннан 9 меңнән артык акчасын алган. Бу җинаятьне кылуда шикләнелеп, 33 яшьлек кеше тоткарланган, ул Алабугада яши. 

Өченче җинаять автомобиль дисклары сатып алу белән бәйле: 25 яшьлек алабугалы бушлай игъланнар сайты аша автомобиль дисклары сатып алырга теләгән һәм 11 мең сум акчасын юкка чыгарган.

freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев