Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлешчә мобилизация кысаларында кешеләрне өстәмә җыю булачакмы?

Шойгу сүзләренчә, 300 мең кеше чакырылган.

Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренчә, өлешчә мобилизация кысаларында кешеләрне хәрби хезмәткә өстәмә җыю көтелми. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Юк. Указ буенча «300 мең кеше җыелырга тиеш» дип күп тапкыр әйттек, илебез Президенты да әйтте, Россия Саклану министрлыгы да, аларны җыйдылар. Монда башка сораулар юк», — дигән ул ТАСС хәбәрчесенә, ил башлыгы 21 февральдә имзалаган указ кысаларында өстәмә мобилизация мөмкинлеге турында сорауга җавап биреп.

Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация уздыру турында указны имзалады. 28 октябрьдә саклану министры Сергей Шойгу аның тәмамлануы турында Президентка хәбәр итте. Шойгу сүзләренчә, 300 мең кеше чакырылган, өлешчә мобилизация кысаларында өстәмә биремнәр планлаштырылмый, диелә хәбәрдә.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев