Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Өмәләр генә түгел: Алабуга чисталык өчен көрәшә

1 апрельдән шәһәр һәм Алабуга районы территорияләрен чистарту буенча санитар икеайлык башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Традиция буенча барлык оешмаларга, учреждениеләргә территорияләр беркетелгән, бу төп урамнар, парклар һәм скверлар. Икеайлык кысаларында көнкүреш чүп-чарларын, кипкән яфракларны, юл кыры тузанын һәм ботакларны җыю һәм чыгару планлаштырыла. Ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерүгә аерым игътибар биреләчәк. Аннары — бордюрларны буяу һәм агачларны агарту.

Шәһәр планеркасында билгеләп үтелгәнчә, өмәләр рәсми рәвештә 1 апрельдән башлануга карамастан, алабугалылар тәртип урнаштыруны иртәрәк башлаган. Беренче массакүләм җыештыру чәршәмбе, 26 мартта булды. 80нән артык оешма хезмәткәрләре бу көнне карны таратты, чүп-чар һәм юл кырларындагы тузанны җыйды. Бу көннәрдә 45 тоннага якын чүп-чар һәм юл тузаны чыгарылды. Район башлыгы урынбасары Роман Исланов рәсми рәвештә үткәрелә торган чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен көтеп тормаска киңәш итте:

— Шәһәрдә эш бик күп, һәм без аңа никадәр тизрәк тотынсак, шулкадәр яхшырак, халкыбызның кәефе дә шуңа бәйле. Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре инде билгеләнгән, әмма кирәк булса, бу көннәрне көтеп тормаска, җыештыруга чыгарга кирәк. Кайбер оешмалар, шәхси эшмәкәрләр нәкъ шулай эшлиләр дә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү эшен көчәйтергә өндәде.

— Хөрмәтле шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр. Сезнең оешмалар карамагындагы объектларга якын территорияләрнең торышына игътибар итүегезне сорыйм. Бу зоналардагы чисталык һәм тәртип бизнес алып бару өчен генә түгел, шәһәребезне гомуми төзекләндерү өчен дә мөһим, — дип билгеләп үттеләр шәһәр планеркасында.

Биредә үк территорияләре әлегә бик яхшы хәлдә булмаган объектларның фотосурәтләре күрсәтелде. Сүз уңаеннан, муниципаль контроль хезмәткәрләре предприятие һәм оешмалар янәшәсендәге территорияләрнең, сәүдә объектларының һәм башкаларның торышын даими тикшереп торуны планлаштыра. Шәхси секторда яшәүчеләрне дә үз участокларының чисталыгы турында кайгыртырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев