Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Озак вакыт бергә булган гаилә парларына түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр

Бу закон проектын кабул итү никах институтын ныгытуга һәм илдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга уңай йогынты ясаячак.

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентның түбән палатасына озак вакыт бергә яшәгән гаилә парларына түләүләр кертү турында закон проектын тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта документ авторларының берсе Ярослав Нилов хәбәр итте.

Инициаторлар 30 елдан артык рәсми никахта яшәүче парларга бүләкләр тәкъдим итәргә планлаштыра. Аерым алганда, 30 ел бергә яшәүчеләргә — 30 мең сум, 40 ел бергә яшәүчеләргә — 40 мең, 50 ел бергә яшәүчеләргә — 50 мең, 60 ел бергә яшәүчеләргә — 60 мең һәм 70 ел бергә яшәүчеләргә — 70 мең сум түләү тәкъдим ителә.

«Мондый парларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтү мөһим», — дип яза Нилов үзенең телеграм-каналында.

Авторлар бу закон проектын кабул итү никах институтын ныгытуга һәм илдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга уңай йогынты ясаячак, дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев