Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Политолог: алдан тавыш бирү – электоратны тикшерү өчен менә дигән корал

Татарстанда һәм бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр уза.

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак алдан тавыш бирү нәтиҗәле инструмент булып тора. Бу хакта «Татар-информ»га политолог, КФУ яшь галимнәр ассоциациясе Советы әгъзасы Виктор Сидоров хәбәр итте.
«Партия өчен алдан тавыш бирү — яңа кадрларны җәлеп итүнең бик яхшы коралы, техник моментларны эшләү, үз электратын тикшерү һәм аны өстәмә мобилизацияләү», — диде Виктор Сидоров.
Политолог сүзләренә караганда, быел Дәүләт Думасына көндәшлек дәрәҗәсе бик югары. 
«Хәзер анда яшь сәясәтчеләр генә түгел, ә бик тәҗрибәле идарәчеләр, район башлыклары һәм башкалар күп», — дип билгеләп үтте спикер.
Татарстанда алдан тавыш бирү онлайн рәвештә дә, классик оффлайн формада да уза.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда һәм бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр уза. Тавыш бирүдә республиканың һәр сайлаучысы катнаша ала. 30 майда республикада 557 хисап участогы ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев