Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Прокуратура хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде

Алабуга шәһәр прокуратурасы район территориясендә эшчәнлек алып бара торган оешма һәм предприятиеләрдә хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшергән.

Алабуга шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Зүрия Мадюкова сүзләренә караганда, РФ Хезмәт кодексының 212нче маддәсе нигезендә, эш бирүче хезмәткәрләрен үз хисабына махсус өс һәм аяк киеме, шәхси саклану чаралары, юа һәм зарарсызландыра торган чаралар белән тәэмин итәргә тиеш.
Тикшерү барышында махсус өс һәм аяк киемнәре бирмәү, алар булмаган килеш хезмәткәрләрне үз вазифаи бурычларын үтәүгә рөхсәт итү очраклары ачыкланган.
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан билгеләнгән хокук бозулар буенча беренчел формаларда пластмасса һәм синтетик сумала җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре һәм ике төзелеш компаниясе адресларына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев