Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны эшләми торган көннәр итү турындагы тәкъдимне хуплады

Бу - эпидимиологик вәзгыятьнең киеренке булуы белән бәйле.

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ил территориясендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр кертү турындагы тәкъдимен хуплады. Бу хакта дәүләт башлыгы бүген Министрлар Кабинеты әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде.

Шулай ук коронавирус белән хәл киеренке булган төбәк җитәкчеләре эшләми торган көннәрне иртәрәк, мәсәлән шушы шимбәдән кертү турында үзләре карар кабул итә ала, дип өстәде Путин. 

«Бу җаваплылыкны үз өстегезгә алыгыз», — дип нәтиҗә ясады РФ Президенты, видеоэлемтә буенча регионнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев