Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин «Алабуга»да МС-21 самолетлары өчен композитлар чыгару буенча проектны уңай бәяләде 

Татарстанда Россиянең авиатөзелеш тармагы өчен югары технологияле материаллар чыгаруны үзләштерделәр. 

Россия Президенты Владимир Путин «Алабуга» махсус икътисади зонасында МС-21 урта магистралле самолетлар өчен композит материаллар чыгару буенча проектны уңай бәяләде. Бу турыда мәгълүмат РФ Хөкүмәте әгъзалары белән үткән киңәшмәдә яңгырады.
Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итүенчә, «Росатом» белән берлектә, «Алабуга» икътисади зонасында җеп, җепсел һәм препрегалар җитештерүне башлап җибәргәннәр. 
Мантуров сүзләренчә, биш ел эчендә композит материаллар җитештерү буенча 45 инновацион проект Россия Хөкүмәтеннән ярдәм алган. Ярдәмнең гомуми суммасы 6,5 млдр сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев