Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин күп балалы гаиләләргә өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте

Җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен түләү кертергә мөмкиннәр, ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереләчәк. «Это у нас семейное» конкурсының финалист гаиләләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәге мәсьәләләрне карарга:..> б) күпбалалы гаиләләргә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган еллык түләүне билгеләү турында <...>», — диелгән йөкләмәләр исемлегенең бер пунктында.

Җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде, ул агымдагы елның 1 декабренә кадәр доклад белән чыгыш ясарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев