Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин поликлиникаларда Сәламәт әни көне булдырырга тәкъдим итте

«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында әлеге идеяне Россия Президенты Владимир Путин яңгыратты.

Россия медицина учреждениеләрендә Сәламәт әни көнен кертергә мөмкиннәр. Ул көнне хатын-кызлар белгечләр тарафыннан профилактик тикшерү үтә алачак. «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында әлеге идеяне Россия Президенты Владимир Путин яңгыратты, дип яза «Татар-информ».

«Сәламәт бала көне үрнәгендә шундый ук Сәламәт әни көнен булдырырга һәм даими рәвештә яшь әниләр белән психологик яктан да, төрле медицина белгечләре линиясе буенча да эшләргә һәм ярдәм итәргә мөмкин булыр иде. Киңәш өчен рәхмәт — боларның барысын да тормышка ашырырга тырышырбыз», — диде ул һәм бу идея турында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән фикер алышачагын әйтте.

Фото: freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев