Путин ташламалы ипотека программасын бер елга озайтырга йөкләде
Ипотека күләме 3 миллион сумнан артмаска тиеш.
Владимир Путин ставкасы 7 проценттан да артмаган ташламалы ипотека программасын 2022 елның 1 июленә кадәр озайтырга йөкләде. Ипотека күләме 3 миллион сумнан артмаска тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Путин балалы гаиләләр өчен 6 процент ставкалы ташламалы ипотеканы 1 июльгә кадәр озайтырга йөкләде. Бу программа балалары 2018 елдан башлап туган гаиләләргә кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев