Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы алабугалыларны кабул итте

Кабул итүгә килүчеләрне ТКХ һәм төзекләндерү мәсьәләләре борчый.

Бу атнада район башлыгы Рөстәм Нуриевка кабул итүгә килүчеләрнең күбесен торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре борчый.
Тукай урамында яшәүче Әхнәс Харисов кайнар суның температурасы түбән булуга зарланды.

ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин мондый проблема барлыгын һәм аны хәл итү буенча инде эш алып баруларын әйтте.

− Торбаның 60 метр участогын алыштыру турында карар кабул ителде. Эшләр башкаруга ордер инде алынды, эшли башладылар. 1 октябрьгә кадәр без магистраль челтәрләрне алыштырырга тиеш, һәм кайнар су белән тәэмин итүнең сыйфаты үзгәрәчәк, − дип аңлатты ул.

Евгения Сайганова Гассар урамындагы 20нче йорт янындагы чүп-чар өемнәреннән зарлана. Элегрәк без бу хакта үзебезнең социаль челтәрләрдә яздык, һәм проблема хәл ителде − территория чистартылды, ләкин, алабугалылар әйтүенә караганда, анда яңадан көнкүреш калдыкларын өя башлаганнар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Эдуард Гаязетдинов аңлатканча, элек бу территориядә торган чүп контейнерларын Роспотребнадзор кисәтүләре аркасында алырга туры килгән, чөнки аларның урнашуы СанПиН таләпләренә туры килми. Халык өчен чүпне чиләкләп җыю оештырылган. Махсус машина дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга 18 сәгать 40 минуттан 18 сәгать 45 минут тирәләрендә килә. Шул ук территориядә видеокүзәтү урнаштырылачак.

Алабугалы Венера Носырева Олы Покров урамында юлны ясап бетерүләрен сорады. Төзекләндерүдән соң, 100 метр юл эшләнмичә калган. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе елга юлның шул өлешенә вак таш җәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев