Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Рөстәм Нуриев яшь педагоглар белән очрашты

Очрашу «Буревестник» лагере базасында узды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев яшь педагоглар белән очрашты. Очрашу «Буревестник» лагере базасында узды.нәкъ менә шунда язгы каникуллар вакытында яшь педагоглар «Педагогның лидерлык потенциалын үстерү» юнәлеше буенча квалификацияләрен күтәрделәр.

— Дүшәмбедән мәктәп каникуллары башланды, ә безнең укытучылар бу вакытта эшлиләр. Өч көн дәвамында «Буревестник» лагере базасында 30 яшь педагог яңадан әзерлек уза. Алар өчен төрле тренинглар, мастер-класслар үткәрелә. Полилингваль мәктәптә ике көн дәвамында Казан федераль университеты укытучылары белән әлеге мәктәп мөгаллимнәре өчен курслар эшләде, — дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева.

Квалификацияне күтәрү программасы муниципалитетның уку йорты белән хезмәттәшлеге кысаларында КФУ Алабуга институтының әйдәп баручы белгечләре тарафыннан эшләнгән. Мондый программа беренче тапкыр тормышка ашырыла.

— Әлбәттә, заманча мәктәптә белемсез, хезмәттәшләр белән бернинди мөнәсәбәтсез, үсеш алмыйча эшләү мөмкин түгел. Моны аңлап, сез үзегез алдында югары максатлар куясыз, бу дөрес позиция. Укытучы — ул илһамландыручы, остаз, — диде КФУның Алабуга филиалы директоры Елена Мерзон, курста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Нуриев әңгәмә вакытында педагогларның, аның бөтен потенциалын ачу өчен, һәр балага шәхси якын килүне эзләргә тиешлеген ассызыклады.
Яшь укытучылар район башлыгы белән аралашу мөмкинлеге килеп чыккач, үзләренең сорауларын да бирделәр. Шулай ук ул яшь укытучыларга грант ярдәме, мондый курсларны дәвам итү һәм төрле олимпиадаларда катнашу мөмкинлеге турындагы сорауларга да җавап бирде. Рөстәм Нуриев яшь педагогларга ярдәм кирәк булуы белән килеште, әмма барысы да нәрсә кирәген күрсәтә алмый, шуңа күрә критерийларны билгеләргә кирәк, дип аңлатты.

Очрашуда катнашучылар Рөстәм Мидхәт улының һәрвакыт энергияле һәм тулы көчкә ия булуы белән кызыксынды. Моның сере — сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, спорт белән шөгыльләнү, үз эшеңне яратуда, дип җавап бирде район башлыгы.

Курслар турында бары тик уңай бәяләмәләр генә яңгырады, педагогларның күбесе киләчәктә дә мондый курсларда катнашырга теләк белдерделәр.
— Әлеге өч көн вакыйгаларга бик бай булды. Без психологлар белән эшләдек, тренингларда катнаштык. Хәзер без киләчәктә дә тагын шулай җыелырга телибез, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Олы Шүрнәк мәктәбе директоры Айдар Яруллин.

Рөстәм Нуриев ассызыклап үткәнчә, мондый тренингларны яшь укытучылар гына түгел, ә районның барлык педагогик составы да үтәргә тиеш.
— КФУ институты мөмкинлекләреннән файдаланып, без аларны даими үткәрәчәкбез, бу яңа күнекмәләр алырга һәм онытылган әйберләрне искә төшерергә мөмкинлек бирәчәк, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев