Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Реанимациядә 12 көн яткан Галина Вәлиева: «Җиңел дип уйлыйсызмы? Исән калуыма куанам»

Хәзер Галина Вәлиева сау-сәламәт, өендә, яңадан йөрергә өйрәнә дияргә дә була, әңгәмә вакытында да сулышын торгызу өчен әледән-әле тукталып тора. 

Реанимациядә 12 көн... Бу сүзләрне әйткәндә алабугалы Галина Вәлиеваның әле дә тавышы калтырап чыга. Күптән түгел ул коронавирус йогышлы авыруын кичергән һәм безнең укучыларыбызга үз тарихын сөйләргә ризалашты.

− Август ахырында авырып киттем. Алдагы көнне бакчага барган идек, анда нык туңдым. Иртән уянганда, 27 августта, тән температурасы 37,5 градус иде. Гадәти салкын тию, үтәр әле дип уйладым. Таблеткалар эчтем дә, бетәр дип көттем, − дип башлады ул.

Шулай да аның өмете акланмый, хәле начарланганнан-начарлана. Тән температурасы төшми, 38 градустан югарырак күтәрелә. Галина Николай кызының йөрерлек тә рәте калмый. Шуңа да карамастан, бар ихтыярын һәм көчен йодрыкка туплап, 1 сентябрьдә ул кискен респиратор йогышлы авырулар (ОРВИ) белән килүчеләрне кабул итү үзәгенә бара, анда аңа коронавирус диагнозын куймыйлар.

− "Ашыгыч ярдәм"не инде 2 сентябрьдә чакырдылар. Медиклар мине карады да (бөтенләй хәлсез ята идем), шунда ук кислород битлеге кидерттеләр, көч-хәл белән бишенче каттан төшерделәр, КТ га алып киттеләр һәм госпитальгә салдылар. Температура төште, иртәнге якта хәлем дә яхшырды, хәтта ашый да алдым, − дип исенә төшерә Галина Николай кызы.

Тик шатлыгы озакка бармый. Документларын карагач, медиклар аны ашыгыч рәвештә реанимациягә күчерә. Үпкәләренең 72 проценты зарарлануы ачыклаган икән. Аннары ни булганын ул хәтерләми...

Берничә көннән соң гына аңына килә.

− Көннең ничәсе дип сорадым, 5е яисә 6сы гынадыр тоелды, ләкин 7 сентябрь җиткән булып чыкты. Тернәкләнүемә бик сөендем. Медицина хезмәткәрләре янымда бал кортлары кебек: капельница куялар, температураны төшерәләр, кан басымын һәм шикәрне үлчиләр, дару бирәләр. Реанимациядә 12 көн яттым, − ди ул.

Шуннан соң Галина Вәлиеваны гомуми палатага чыгаралар. Әйтүенә караганда, тернәкләндерү бүлеге караватыннан төшкәч, үзе йөреп китәрмен дип уйлый, әмма — аяклары тыңламый. Аны кулга күтәреп диярлек алып салалар.

Аннары әнисен карага дип кызы килә, әлбәттә, ул прививка ясаткан булган. Язмабыз герое урнашкан палатада күбесе өлкән яшьтәгеләр була. Барысының да хәле бик авыр.

− Бер гаилә пары бар иде, алар әкрен генә бер-берсенең хәлен белеп йөрде. Минем белән янәшә яткан хатын-кызның ире күрше палатада үлеп китте. Рухи яктан да, физик яктан да бик кыен. Чынбарлык ниндидер күңел ышанмыслык вәзгыять белән бутала. Безнең госпитальдә алабугалылардан башка, Менделеевскидан, Минзәләдән, Әгерҗедән пациентлар бар иде.

Хәзер Галина Вәлиева сау-сәламәт, өендә, яңадан йөрергә өйрәнә дияргә дә була, әңгәмә вакытында да сулышын торгызу өчен әледән-әле тукталып тора. 

Кызы Анна Чередниченконың да әлеге госпитальдә үткәргән көннәрдән соң авыр кичерешләр калган. Аның сүзләренә караганда, әнисе реанимациягә эләккән беренче 6 көн иң катлаулысы булган. Медиклар ярдәме белән ул әнисенең хәле турында даими белеп торган, соңрак үзе аны карарга алынган, чөнки биредә авыруларны караучы хезмәткәрләр җитми, барысының да эше хәттин ашкан. Госпитальгә беренче мәртәбә килүгә, Аннаның коты оча, авыруларның ниндие генә юк: кемдер үзенең кайдалыгын бөтенләй аңламый, кайберләре, чире яисә кайгыру аркасында, бертуктаусыз үзенең диагнозын сорый. Һәм аларның берсе дә Covid-19дан прививка ясатмаган булган. 

− Эшләмим, болай беркая да йөрмим, ирем белән бакчага баргалыйм, кайчагында кибеткә чыгып керәм — ләкин кайдадыр вирус йоктырганмын инде. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, балаларыгызны, әти-әниегезне яратсагыз, зинһар, прививка ясатыгыз. Тиздән Яңа ел җитәр, нинди битлек киярсез? Күңелле, маскарадныкынмы, әллә менә мондыенмы (кислородныкын күрсәтә)? Барысы да җиңел дип уйлыйсызмы? Бәхетем бар икән, исән калдым.

Прививка ясатыгыз, бу бердәнбер котылу чарасы. Коронавирус — гадәттәге салкын тию яисә бронхит, чак кына йөткергәләдең, таблеткалар эчтең дә бетте дип уйламагыз. Бу эчке яктан үпкәләрне эштән чыгарып, бөтен сулар һаваны тартып ала торган нәрсә, сулыш алмый яшәп булмый, − дип укучыларыбызга мөрәҗәгать итә Галина Вәлиева.

Мондый "тәҗрибә"дән соң Галинаның тормыш иптәше Владимир Зөфәр улы вакцина алырга җыена.

Алабугада прививканы 4 пунктта ясатырга мөмкин: шәһәр сырхауханәсендә (Пролетар урамы, 36, 3 кат, 309нчы бүлмә), гомумпрактика табибы офисында (Нечаев урамы, 16а, 7нче бүлмә), 3нче табиб амбулаториясендә (Шәһәрлек урамы, 3, 8нче бүлмә), Алабуга үзәк район хастаханәсенең травматология пунктында (Нефтьчеләр проспекты, 57, 2 кат, 206нчы бүлмә). Үзең белән паспорт, ИНН полисы, СНИЛС алырга кирәк. Башка шәһәр кешесенең паспорт күчермәсе булырга тиеш. 

Вакцина гына гомуми иммунитет барлыкка китерүгә булыша ала, шуны онытмагыз. Язма героебыз әйтмешли, нинди битлек киясен үзебез сайлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев