Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Редакциядә Аида Хәйретдинованың «Кышкы юл озын иде» китабын алырга була

Китап кесә форматында.

Башкортостанда яшәп иҗат итүче Аида Хәйретдинованың әлеге китабына кергән повесте һәм хикәяләрендә заманыбызның төрле кешеләре тасвирлана. Автор үзенең геройларын туган як, туган җир, яхшылык белән яманлык төшенчәләре турында уйланырга этәрә, аларның хис-кичерешләре аша укучысына да әхлак дәресләре бирә.

Китап кесә форматында. Әлеге басма — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.

Бу китаптан тыш, «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә: 

  • Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш», 
  • Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы», 
  • Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш», 
  • Дилбәр Булатованың «Соң түгел», 
  • Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копченый», 
  • Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә», 
  • Рафис Корбанның «Тәүбә көне», 
  • Ринат Мөхәммәдиевның «Кыргый атауга сәяхәт» китаплары да бар.

Бәяләре — 100-110 сум. Шулай ук балалар өчен төсле ябыштыргычлар белән буягыч, «Йолдызлы сканворд», «Башваткыч» һәм «Күңелле әлифба» да бар.

Китаплар «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатыла. Теләге булганнар аны Төзүчеләр урамы, 16 а адресы буенча килеп алырга мөмкин. Китапның бәясе нибары 110 сум. 

Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев