Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Редакциядән Суган ашы

24 августта 11.00 сәгатьтә “Гуляй” паркында “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында чираттагы күңел ачу программасы – “Шатлык хәзинәсе” фестивале узачак.

Бәйрәм кунакларын кызыклы чаралар көтә:

– Безнең редакциядән суган ашы;

Халык коллективларының концерт программасы;

– Балалар өчен уен мәйданчыклары;

– Пироглар, коймаклар белән сыйлау (ташкабактан, суганнан);

– Тематик фотозоналар;

– Яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе;

– Бәйрәм сәүдәсе;

Шулай ук алабугалыларны “Яшелчә ыгы-зыгысы” конкурсында катнашырга чакыралар. Ул өч номинациядә узачак.

Беренче номинация – “Яшелчә фантазиясе” – яшелчәдән төрле эшләнмәләр. Эшне башкару өчен башка табигый материаллардан да файдаланырга мөмкин.

Икенче номинация – “Минем чемпион” – катнашу өчен зур яшелчә (суган, кишер, бәрәңге) алып килергә кирәк. Иң зур яшелчә контроль үлчәү юлы белән билгеләнәчәк.

Өченче номинация – “Мин – гадәти түгел” – конкурста катнашу өчен гадәти булмаган җимеш яки үсемлекне алып килергә кирәк. Һәр  катнашучы конкурска бер генә экспонат бирә ала.

Конкурста җиңүчеләр жюри әгъзалары тарафыннан тавыш бирү һәм барлык номинацияләр буенча нәтиҗәләр ясау юлы белән билгеләнә.  Җиңүчеләрне приз һәм бүләкләр көтә.

Сезне чарага көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев