Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ренат Ибраһимов Сириядә хезмәт итүче Татарстан офицерлары өчен җырлады

Хмеймим авиабазасында 50 татарстанлы хезмәт итә. 

Татарстанның Россиядә вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириянең Хмеймим хәрби базасында безнең республикадан килгән хәрбиләр белән очрашты, дип хәбәр итә вәкилнең матбугат хезмәте. 
Равил Әхмәтшин солдатларга рәхмәт хатлары, күчтәнәч һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәгать һәм истәлекле медальләр тапшырды. 
Җитәкче Офицерлар клубы эше турында сөйләде. Клуб составына Сириягә килгән Татарстан делегациясе дә керә. 
80нче елларда Әхмәтшин үзе дә Әфганстанда хезмәт иткән. 
Очрашу ахырында Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева катнашында концерт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев