Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республика август киңәшмәсендә катнашучылар "Университет мәктәбе"ндә булды

Бүген әлеге мәктәпне тәкъдир итү узды. Чараның төп кунаклары — август киңәшмәсендә катнашучылар.

Исегезгә төшерәбез, 28 майда Казан федераль университетының Күзәтчелек Советында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ректор Илшат Гафуров һәм Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев инициативасы хупланды. Шулай итеп, Алабуганың 5нче гадәти гомуми белем бирү мәктәбе уникаль университет комплексын тулыландырды, анда инде ике лицей һәм балалар бакчасы керә.
1 сентябрьдә яңартылган «Университет мәктәбе» 465 укучыны кабул итәчәк. Яңа мультимедиа җиһазлары булган сыйныфлар, сенсорлы экраннар, заманча лабораторияләр, душ бүлмәләре булган спорт залы, ашханә, ял итү өчен мәйданчыклар — болар барысы да кызыклы мохит тудыра, биредә дәресләрдә дә, дәрестән тыш вакытта да укыйсы килә.
Тәкъдир итү вакытында Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, «Университет мәктәбе» районның социаль-мәдәни үзәгенә әвереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев