Республика клиник хастаханәсе табибы туры эфирда өлкән яшьтәгеләрнең коронавирусны ничек кичерүләре турында сөйләячәк
1 сентябрьдә коронавирус таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында «Югары риск төркеме. Covid-19 һәм өлкән яшьтәгеләр» темасына туры эфир үтәчәк.
РКБның йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпитальнең табиб-инфекционисты Гөлнара Леонова өлкән яшьтәге гражданнарның коронавирус белән авыру үзенчәлекләре, өлкән яшьтәге пациентларның психик халәте һәм авырудан соң яңадан тернәкләнү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Эфир 13.00 сәгатьтә башлана.
Әңгәмәнең модераторы — ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Covid-19 таралуына каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев