Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республика көнендә «100% Татарстан» онлайн-форумы эшли башлаячак

«100% Татарстан» — гражданнарны, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштерүче коммуникацион платформа.

Партнерлар һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү өчен масштаблы коммуникацион платформа 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк, бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
Форум программасы 21 юнәлеш буенча: IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һәм башкалар буенча 100дән артык сессия эшен үз эченә ала. Чара кысаларында панель дискуссияләр, онлайн-митаплар, фикер лидерлары һәм блогерлар эфирлары, экспертлар белән интервью узачак.
«Хәзерге дөньякүләм вәзгыять эшнең яңа форматларын булдыруны таләп итә. 2020 елның күпчелек чаралары гамәлдән чыгарылды яки онлайнга күчерелде. Без Татарстанның алдынгы юнәлешләре буенча онлайн-платформа булдыру турында карар кабул иттек. Соңгы дистә елларда Татарстан җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә диярлек уникаль тәҗрибә туплады, һәм безгә төрле тармаклар буенча масштаблы консорциумнар булдыру мөһим. „100% Татарстан“ конструктив диалог төзү, эксперт бергәлеген үстерү һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту мәйданчыгы булачак», — дип билгеләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев