Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республикада яшәүчеләр “Минем Татарстан” челленджында катнашкан өчен IPhone 11гә ия булды

Инде 12 татарстанлы Apple компаниясеннән телефоннарга ия булды. Алар 11-13 сентябрь көннәрендә уза торган “Минем Татарстан” масштаблы челленджында җиңде.

Конкурста катнашу өчен, үз сайлау участогыңда фотога төшәргә һәм фотоны #МойТатарстан хэштегы белән социаль челтәрдә урнаштырырга кирәк. Бүген уйнатулар сәгать 9.00дән 20.00гә кадәр, һәр сәгать саен уздырылачак.

11 сентябрь киченә булган мәгълүматларга караганда, конкурста 30000 татарстанлы катнашкан. Ә iPhone 11гә Елена Филонова (Яшел Үзән), Оксана Сухинина (Чаллы), Никита Новичков (Казан), Альберт Нигъмәтуллин (Казан), Нил Миннәхмәтов (Лениногорск), Светлана Китаева (Бөгелмә), Ленар Латыйпов (Казан), Любовь Сарикова (Бөгелмә), Любовь Афанасьева (Бөгелмә), Надежда Демина (Казан), Алексей Сорокин (Казан), Камилә Таҗиева (Лениногорск) ия булган.

Бүген уйнату нәтиҗәләрен Вконтакте челтәрендә #МойТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә турыдан-туры эфирда карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев