Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

РФ омбудсмены пандемия чорында Татарстан хакимияте органнарының эшен мактады

Татьяна Москалькова билгеләп үткәнчә, Татарстан тәҗрибәсе башка төбәкләрдә кулланыла.

Татарстан җитәкчелеге коронавирус пандемиясе чорында адекват, нигезле чаралар күрде. Бу хакта бүген РФда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова КФУ студентлары алдындагы лекциядә хәбәр итте.
Татьяна Москалькова билгеләп үткәнчә, Татарстан тәҗрибәсен башка төбәкләр дә куллана. Пандемия чорында республиканың вирус белән көрәшү планы билгеләнде.
Омбудсмен кайбер республикаларда кешеләрнең пикетларга чикләү чаралары аркасында чыгуын әйтте. Бу төбәкләрдә хокукый пропаганда эпидемиянең бөтен куркынычын халыкка җиткерә алмагандыр, мөгаен. Татарстанда барысы да югары дәрәҗәдә үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев