Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия халкын мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтәләр

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» порталын һәм электрон имза өчен «Дәүләт ачкычы» кушымтасын файдаланып яңа схема куллана башлаган, дип белдерде «Халык фронты»ның «Мошеловка» платформасы координаторы Евгения Лазарева «Известия» газетасына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Башта аферистлар «Дәүләт хезмәтләре»ндә чит кешенең шәхси кабинетына керә. Аннары «Дәүләт ачкычы»нда документларны имзалау өчен кешенең барлык счетлары белән эш итү хокукын биргән ялган нотариаль ышаныч язуын «Дәүләт хезмәтләре»нең махсус бүлегенә йөкли», — диелә хәбәрдә.

Ул билгеләп үткәнчә, шуннан соң документны имзаларга кирәк дигән белдерү кәгазе килә. Аннары, имештер, органнар хезмәткәре шалтыратып, акчаны югалту куркынычы бар дип, ышаныч язуын имзаларга күндерә. Шуннан соң инде «чын» хезмәткәр шалтыратып, корбанның мошенниклар тозагына эләгүен әйтә һәм аңа акчаны тиз арада куркынычсыз счетка күчерергә киңәш итә.

Элегрәк NGR Softlab мәгълүмати иминлек аналитигы Андрей Шабалин «Прайм» агентлыгына белдергәнчә, телефон мошенниклары банкның махсус кушымтасын йөкләп алырга тәкъдим итә, шуның аркылы гражданнарның шәхси мәгълүматларыннан файдалану мөмкинлегенә ия булалар.

Үз чиратында, Халык фронтының «Бурычка алучыларның хокуклары өчен» проекты һәм «Мошеловка» платформасы белгече Александра Пожарская кисәткәнчә, мошенниклар гражданнарны ялган сораштыруларда катнашырга чакыра һәм аларның шәхси, түләү мәгълүматларын ачыкларга тырыша, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев