Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә кайбер пенсионерларның пенсияләренә 1200 сум өстәләчәк

Әгәр Россия гражданины ике пенсия ала икән, түләү бер пенсиягә генә өстәләчәк.

Россиядә 80 яше тулган, шулай ук беренче группа инвалид булган кешеләрнең пенсияләренә 1200 сум өстәләчәк. Бу хакта законны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, дип яза «Татар-информ».

Документ буенча, әгәр пенсия алучы Ерак Төньяк районнарында яки шуңа тиңләштерелгән территорияләрдә яши икән, сумма район коэффициентына тапкырлана. Аны ел саен индексацияләү планлаштырыла. Әмма бу балачактан беренче төркем инвалидларга кагылмый, алар ата-аналары яки опекуннары тәрбияләү белән бәйле рәвештә айлык түләү ала.

Әгәр Россия гражданины ике пенсия ала икән, түләү бер пенсиягә генә өстәләчәк.

Әлеге карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Өстәмә түләүне алу өчен гражданинга бернинди гариза да язарга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев