Россия Президентын сайлауларында Алабуга районы башлыгы тавыш бирде
Мәдәният сараенда урнашкан 1388 сайлау участогында Россия Президентын сайлауларында Алабуга районы башлыгы тавыш бирде
- Сайлауларга шатлыклы, яхәы кәеф белшн килдем. Тавышны бирү мөһим, ил көчле булсын өчен, - диде Геннадий Емельянов. ТР икътисад министры Фәрид Әбдулганиев та шунда ук тавыш бирде. Ул булу урынында тавыш сайлады.
Бүген Геннадий Емельянов ТР икътисад министры Фәрид Әбдулганиев белән бергә сайлау участакларында сайлауларның барышы белән танышты. Район башлыгы участокларда халыкның активлыгы турында сорашты, сәүдә рәтләрен карап үтте.
- Сайлаулар, гадәттәгечә, Алабуга муниципаль районында югары дәрәҗәдә үтә. Төрле яшьтәге кешеләр, кар явуга карамастан, тавыш бирергә баралар, - диде Фәрид Әбдулганиев.
Шулай ук район башлыгы һәм ТР икътисад министры #айданавыборы акциясенә кушылдылар. Тавыш биргән кешеләр махсус плакатлар янында фотосурәтләрен ясый алалар. Килеп чыккан фотоларны соцсетьләрдә #айданавыборы хештегы белән чыгарырга кирәк. Шәһәр һәм сайлау участогын билгеләү мәҗбүри. Айфоннар, велосипедлар һәм гироскутерлар откан җиңүчеләр 20-25 мартта узучы тавыш бирүдә билгеләнәчәк.
Шәһәрдә һәм районда 62 сайлау участогы эшли. 20:00 кадәр тавыш бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев