Россиядә эшләми торган көннәр кертү турындагы карарны иртәгә кабул итәчәкләр
Карарны иртәгә, 20 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәсендә хәбәр итәчәкләр.
Россиядә Covid-19 пандемиясе сәбәпле 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү турындагы карар иртәгә, 20 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән булган киңәшмәсендә кабул ителәчәк.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән хәл начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен Россия буенча эш көне кертү инициативасын хуплады. Бүген коронавируска каршы көрәш буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
Татьяна Голикова шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә 23 октябрьдән эшкә чыгуны туктату турында тәкъдим кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев