Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә танылган бер банк хәләл инвестицияләр фонды рекламасына дуңгыз сурәте куйган

Бу — мөселманнар тарафыннан социаль челтәрләрдә ризасызлык уяткан. 

Россиянең иң зур банкларыннан берсе хәләл инвестицияләр фонды рекламасына дуңгыз сурәтендәге копилка куйган. Бу вакыйганы мөселманнарны рәнҗетү дип кабул итәргәме, әллә наданлык, провокация яки пиармы?

«Сбербанк» мөселманнар өчен хәләл инвестицияләр фонды ачкан. Хәләл фонд рекламасында исә дуңгыз формасындагы копилка сурәтләнгән. «Сбербанк» рәсми сайтында яңа уйлап табылган хәләл инвестицияләр фондын «компаниянең акцияләрен шәригать кануннары нигезендә инвестицияли торган биржа фонды» дип атаган. Әмма хәләл дип аталган фондта дуңгыз рәсеме сурәтләнгән булу мөселманнар тарафыннан социаль челтәрләрдә ризасызлык уяткан. 

«В Казани поймут» төркемендә исә бу хәбәргә карата фикерләр төрле. «Дуңгыз һәрвакыт копилка символы булды», «Исламда процентларда акча эшләү дигән нәрсә, инвестицияләр, гомумән, булырга тиеш түгел! Бу — хәрәм!», «Провокацияләр бик күптәннән бара һәм провокацияләргә җавапны күпләр террор дип кабул итә. Ә кешеләрне шушы провокацияләр белән рәнҗетүләрен беркем аңламый яки аңларга теләми», — дигән фикерләр язганнар.

Социаль челтәрләрдә «Хөкүмәт дин белән шаярып, уеннан уймак чыгарачак», «Креатив бар, ә акыл юк» дигән фикерләр дә күрергә була.

Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов бу хәлне пиар да, провокация дип тә уйламавын белдерде. Аның фикеренчә, зур структураларда дин ягыннан компетенцияле белгечләр җитми. 
— Структураларда компетентлы кешеләр бик аз. Икътисад юнәлешендә аларның белемнәре, әлбәттә, күптер. Ә халыкларның гореф-гадәтләре, нормалары турында, кызганыч, хәтта шундый зур корпорацияләрдә дә белгечләр аз. Шуңа күрә алар шундый хаталар җибәрә.

Мин аны махсус эшләнелгән дип уйламыйм. Пиар өчен дә бу адымга бармаслар алар. Чөнки дини кешеләрне үпкәләтү канун нигезендә саклана. «Оскорбление чувств верующих» — ул тыелган әйбер. Минемчә, бөтен хата белгечләрнең компетенциясе җитмәүдә һәм дин белгечләре белән берлектә эшләмәүдә.

«Сбербанк» — дәрәҗәле оешма, ләкин зур икътисад форумнарына алар Россиядә булган диннәрнең лидерларын түгел, ә башка илләрдән безгә хас булмаган дин әһелләрен чакыралар. Аларның үз сәясәтләре. Безнең дини оешмалар белән якынлыкларын күргәнебез юк.

Дизайнер Илдар Әюпов исә бу хәлне очраклы килеп чыккан дип саный. «Ашатмыйлар бит инде ул дуңгызны», — диде ул.

— Мөселманманнарны тагын ничек рәнҗетеп була икән дип уйлап утырмыйлар бит инде. Анысы ахмаклык булыр иде. Ашатмыйлар бит инде ул дуңгызны. Шаблон булган, шуның буенча гына ясаганнар да куйганнар тиз генә, уйламаганнар. Мин моны махсус эшләнелмәгән дип саныйм. Очраклы рәвештә килеп чыккан хәл өчен артык күп шау-шу купты, — диде ул. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев