Россиялеләр быел май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәк
Гомумән алганда, россиялеләр алты көн ял итәчәк.
Май аенда россиялеләрне ике зур бәйрәм: Хезмәт көне һәм Җиңү бәйрәмнәре көтә. Гомумән алганда, россиялеләр алты көн ял итәчәк (дүрт көн аралык белән). Бу 1-3 май һәм 8-10 май көннәре.
1 Май шимбә көнне туры килү сәбәпле, бәйрәм көне 3 майга күчерелә. 9 май якшәмбегә туры килә, шуңа күрә 10 май — дүшәмбе ял көне дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев