Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиялеләргә бакча кишәрлекләрендә тавыклар һәм куяннар үрчетергә рөхсәт иттеләр

Бу хакта канунны Путин имзалады.

Россиядә яшәүчеләр бакча һәм яшелчә бакчасы кишәрлекләрендә тавыклар һәм куяннар асрый алачак. Шундый эчтәлекле канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ шулай ук мондый җир кишәрлекләрен өлешләп бүленә торган хосусыйлыкка рәсмиләштерүне гадиләштерә.

Закон авыл хуҗалыгы кош-кортын һәм йорт куяннарын үрчетү өчен бакча һәм яшелчә бакчасы участокларын кулланырга рөхсәт итә. Шул ук вакытта җир белән бәйле кануннар, ветеринария нормаларын һәм санитария кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри.

Моннан тыш, хайваннар асрау мөмкинлеге шәһәр төзелеше регламенты белән каралган булырга тиеш. Башка очракта рөхсәт алу сорала, диелә документта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев