Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Россиянең Үлемсез полкы”нда катнашучылар татарстанлыларны онлайн-акциядә катнашырга чакыра

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Җиңү көненә багышланган барлык массакүләм чаралар соңрак вакытка күчерелде.

Татарстанлыларга “Россиянең Үлемсез полкы” иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ринат Хәбибуллин акцияне онлайн-режимда үткәрүне хупларга чакырып мөрәҗәгать итте.

 

Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Җиңү көненә багышланган барлык массакүләм чаралар да соңрак вакытка күчерелде. “Үлемсез полк” хәрәкәтен оештыручылар акцияне социаль челтәрләрдә үткәрергә тәкъдим итә.

Чарада катнашу өчен, татарстанлыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен яки алар турындагы видеоязмаларны социаль челтәрләрдә урнаштырырга һәм #БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн хештегын куярга кирәк.

Язмаларның барысы да “Россиянең Үлемсез полкы” хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең “ВКонтакте” челтәрендәге рәсми берләшмәсендә җыелачак. Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барлык тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсы гамәлдә булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та “Үлемсез полк онлайн” акциясенә кушылып, туган абыйсының фотосурәтен Instagram социаль челтәрендә бастырды һәм башкаларны да әлеге акцияне хупларга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/mDk-52k-Vqo