Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» икътисади зонасында яңа җитештерү линиясен карады

Монда пилотсыз очкычлар ясарга планлаштыралар.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Алабугага килде. Ул «Алабуга» МИЗдагы җитештерү линиясен карап чыкты, монда пилотсыз очкычлар ясарга планлаштыралар. Җитештерү куәте - елына 1 мең берәмлек пилотсыз очкыч. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүнең «Альбатрос» ҖЧҖ инвестицияләре 990 млн сум тәшкил итәчәк.

Пилотсыз очу аппаратлары урман янгыннарын мониторинглау, аэрофототөшерү, продукция китерү, авыл хуҗалыгы, саклау һәм күзәтү, инфраструктура инспекциясе, күңел ачу һәм фән өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итә алачак.

Яңа җитештерү линиясен тәкъдир итүдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР сәнәгать министры Олег Коробченко һәм ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Шулай ук ТР Президенты паллетлар җитештерүне автоматлаштыруны гамәли укыту үзәген карады. Проектның төп максаты — «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге студентлары арасында заманча җитештерү технолгияләре куллануны тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев