Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан волонтерларын бүләкләде

Бүгенге көндә республикада 1,2 меңгә якын ирекле берләшмә эшли.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан волонтерлар активы белән очрашты. Ул аларны Халыкара ирекле ярдәмчеләр көне белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды.
Бүгенге көндә республикада 1,2 меңгә якын ирекле берләшмә эшли, аларга 62 мең 900 кеше керә. 
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, пандемия вакытында волонтерлар зур ярдәм күрсәткән. Шуңа күрә хәзер хәрәкәт дәүләт дәрәҗәсенә чыккан.
«Без бергә!» федераль проектының региональ штабы һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте үз эшен 2020 елда пандемия башлангач башлады. Бүген хәрәкәттә 6,6 мең волонтер исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев