Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: кешеләрнең сәламәтлеге турында сүз барганда, без иң катгый чаралар күрәчәкбез

Рөстәм Миңнехановны бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләүнең түбән темплары мәсьәләсе борчый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге планеркада штаб, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтергә һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландырырга дигән бурыч куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнехановны бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләүнең түбән темплары мәсьәләсе борчый. Бу риск төркемендә авыру катлаулырак үтә һәм үлем очраклары да ешрак. Бүген бу категория гражданнар арасында прививканы бары тик 23,5 проценты гына ясаткан. 

«Көн саен кешеләрне югалтабыз. Гражданнарыбызның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Безнең гамәлләрне теләсә ничек аңлатырга була, әмма сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында барганда, без иң катгый чаралар күрәчәкбез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев