Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Минзәлә янындагы самолет һәлакәте урынына килде

Фаҗига урынында барлык коткару хезмәтләренең эше дәвам итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәткә очраган урынга килде, дип хәбәр итте Президентың матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Самолет бортында 23 кеше булган. Мәгълүматлар буенча, фаҗигадә уналты кеше һәлак булган. Һәлакәттә зыян күргән алты кеше хастаханәгә озатылган, бер пациент авыр хәлдә.

«Район башлыгы Айдар Сәлахов хәвеф-хәтәр турында җентекләп сөйләде. Ашыгыч ярдәм кареталарында алты кешене реанимациягә алып киттеләр. Тикшерү эшләре алып барыла, психологлар эшли", - диде ул.

Фаҗига урынында барлык коткару хезмәтләренең эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев