Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында эшкуарларга аерым игътибар бирергә кушты

ТР Президенты тиздән бизнесменнар белән очрашуда катнашырга ниятли. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта яңа төрдәге Covid-19 инфекциясе таралу аркасында яңа чикләү чаралары кертелүгә карата борчылу белдергән бизнес вәкилләренә аерым игътибар бирергә дигән бурыч куйды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев хәзерге вакытта даими рәвештә эшкуарлар белән очраша. Очрашуларда чикләү чаралары белән бәйле мәсьәләләр күтәрелә.
Оператив штаб бүгенге көндә кабул ителгән чараларны җитәрлек дип бәяли һәм аларны киңәйтергә җыенмый, дип белдерде Галимова. 
Пандемия башланган вакытта, Миңнеханов атна саен ике тапкыр онлайн режимында икътисадның төрле тармак вәкилләре белән еш очрашты. Шушы көннәрдә ТР Президенты шундый очрашуларның берсендә шәхсән үзе катнашырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев