Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның район авыл хуҗалыгы идарәләренә автомобильләр тапшырды

Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина бирелде.

Бүген Татарстан башкаласында район авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР Президенты катнашты. 

Транспорт чаралары республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында тапшырылды.

Алабуга районының авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе дә Lada Niva машинасы алды. 

Шулай ук Алабуганың «Колос» хуҗалыгы вәкиле Нина Талапинага «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев