Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне катгый контрольдә тотарга йөкләде

Патяшина тикшерү вакытында хокук бозулар ачыкланган объектларның саны турында борчылуын белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне иң катгый контрольдә тотарга кушты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аеруча, сүз шәхси саклану чараларын — битлекләрне, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында мәҗбүри куллану турында бара. Президент бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте, анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Үз докладында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республикада предприятиеләрне һәм оешмаларны контрольдә тотуның көчәюен искәртте. Ике атна эчендә 1268 объект тикшерелгән, шуларның 800е — соңгы атнада. «Хокук бозулар ачыкланган объектлар өлеше борчуга сала. Аларга карата административ эшләр кузгатылган», — дип ассызыклады ул. 

Кондукторлар тарафыннан җәмәгать транспортында тикшерү вакытында битлек режимын бозу 37 маршрутның унсигезендә ачыкланган. Ике атна эчендә тикшерелгән 184 азык-төлек кибетенең унбишендә хокук бозу очраклары теркәлгән. 

Шул ук вакытта 168 тикшерелгән җәмәгать туклану урыннарынның 15 оешмасында битлек-перчатка режимы үтәлми генә түгел, термометрия дә үткәрелми, дип өстәде докладчы. 
Тикшерелгән 119 мәктәпнең унҗидесе буенча белгечләрдә теге яки бу кисәтүләр бар. Алар Әгерҗе, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында урнашкан.

Шулай ук 56 югары уку йорты объектлары тикшерелде, шул исәптә филиаллар һәм тулай тораклар да бар. Аларның бары тик дүртендә генә коронавирус инфекциясен кисәтү чаралары алып барылмаган. Сентябрь аенда җиде студент Covid-19дан авырды, дип билгеләп үтте Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев