Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Героеның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Ветеран Борис Кузнецовның 94 яшендә йөрәге тибүдән туктады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Борис Кириллович 1925 елның 26 декабрендә Казанда туган. 1943 елның маенда ул фронтка китә һәм 791нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта күрсәткән батырлыклары өчен сержант Борис Кузнецов 1944 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.
Борис Кузнецов гомеренең соңгы көннәренә кадәр җәмгыять тормышында актив катнашты. Мисалга, соңгы ике елда Лаеш районында «Рыбе — быть! Балык — булсын!» экологик акция фронтовик катнашында узган. Ул шулай ук коронавирус пандемиясе чорында өйдә калу үтенече белән өлкән яшьтәге татарстанлыларга видеомөрәҗәгать яздырган.
Моннан тыш, Лаеш шәһәре һәм районының мактаулы гражданины, өлкән яшьтә булуына да карамастан, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү уңаеннан тавыш бирүдә һәм көзге сайлауларда да катнаша.
2019 елда Лаешта капиталь ремонттан соң Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге мәктәп ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев