Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасында Covid белән бәйле вәзгыять киеренке, әмма сәламәтлек саклау системасы бирешми

Бер атна эчендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре 651 объектны тикшергән, шуларның 51ендә коронавирусны профилактикалау буенча таләпләрне бозу очраклары ачыкланган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Covid-19 белән бәйле вәзгыятьне шәрехләде. Аның сүзләренә караганда, бу хәл киеренке, әмма сәламәтлек саклау системасы үз эшен эшли. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге мәсьәлә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә каралды. Президент сүзләренчә, республикада коронавирус инфекциянең яңа очраклары барлыкка килү темпы арткан. Ул атнага уртача 0,5-0,6% дәрәҗәсендә тора. Алга таба аның үсешен арттырмас өчен барлык санитар таләпләрне катгый үтәү генә ярдәм итәчәк.

«Барыннан да элек битлек кияргә, кулларны юарга һәм антисептиклар белән эшкәртергә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга кирәк», — дип белдерде ул.
Президент шулай ук Татарстанда тоталь чикләүләр кертү планлаштырылмый, моның өчен җитди сәбәпләр юк, диде.
«Әйе, вәзгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы үз эшен эшли. Койка урыннар, дарулар — барысы да бар», — диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов бу атнада дару препаратлары белән тәэмин итү, аларның республика аптекаларында булуы, даруханә челтәрләре вәкилләре белән фикер алышу турында искәртте.

«Иң мөһиме — вакытында игътибар бирергә. Әгәр ниндидер проблемалар бар икән, госпитальдә булу мәҗбүри түгел. Бездә регламент, дарулар исемлеге бар. Бу яктан без эшлибез», — диде Татарстан Республикасы Президенты.
Эшне Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкилләре дә дәвам итә. Атна дәвамында алар 651 объектны тикшергән, шуларның 51ендә коронавирусны кисәтү таләпләрен бозу очраклары ачыкланган. Хокук бозучыларга 59 беркетмә төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте һәм аларны ковидка каршы тиешле чаралар үтәү, шулай ук коллективларда грипп һәм ОРВИ авыруларын кисәтү өстендә эшләрне алып баруны өндәде. Моннан тыш, ул идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте тарафыннан гомумйорт объектларының санитар торышын тәэмин итүнең күзәтелүен көчәйтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев