Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан язмышы өчен һәр кеше алдында җаваплы икәнлегемне аңлыйм

Республика үсешенең төп юнәлешләрен ТР Дәүләт Советына юлламасында тәкъдим итәчәкләр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның һәрберсе алдында җаваплылык тоюы турында белдерде. Бу хакта ул бүген Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында узган инаугурация тантанасында әйтте, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

“Республика язмышы өчен, киләчәк буыннар алдында үз җаваплылыгымны тулысынча аңлыйм, – диде Миңнеханов.

Президент искәртеп узганча, республиканың киләчәге турында күзаллау Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә чагылыш тапкан, аның төп бурычы – кеше капиталын үстерү.

“Без үзебезгә алган йөкләмәләрне үтибез. Милли проектлар һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Без һәр кешенең потенциалын ачу өчен шартлар тудыруга, яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга омтылабыз”, – дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан – илнең динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе. Татарстан командасы заман таләпләренә оператив җавап бирүе, заманча технологияләр куллануы, алынган белемнәрне нәтиҗәле куллануы белән аерылып тора.

Республика казанышлары нигезендә – көчле икътисади база, бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирас, милләтара һәм динара татулык, гасырлар буена яшәп килгән традицияләр, дип өстәде Президент.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Татарстан үсешенең төп юнәлешләре якын арада республиканың Дәүләт Советына юлламасында күрсәтеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев