Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтенә эшчәнлекләре халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар да кушылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады, дип хәбәр итә Татар-информ”.

Әлеге хәрәкәткә республиканың 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, коммерцияле булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар кушылды. Хәрәкәт эшен социаль ярдәм штабы координацияли, аңа массакүләм иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары активистлары һәм вәкилләре керә.

 

“Көчләрне берләштерү өчен республика хәрәкәтенә берләшергә кирәк дигән карарга килдек. Һәм республика Президентының безне бу мәсьәләдә хуплавы бик әһәмиятле”, – дип сөйләде республика хәрәкәте инициаторларының берсе – “Егоза” мәгариф үзәге директоры Наталья Реснянская.

Очрашуда шулай ук “Казан Экспресс” компаниясе вәкиле Айрат Сөнгатуллин һәм “Ак Барс” хоккей клубы сакчысы Альберт Яруллин катнашты. “Казан Экспресс” компаниясе өлкәннәргә 10 мең азык-төлек җыелмасы китерү инициативасы белән чыкты, ә Альберт Яруллин ялгыз һәм аз тәэмин ителгән пенсионерларга, инвалидларга, шулай ук күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты.

 

Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтендә катнашучыларның инициативасын югары бәяләде, аның кирәклеген һәм бик вакытлы булуын ассызыклады.

“Шундый авыр вакытта мондый изге эш өчен берләшә алуыбыз бик мөһим”, – дип өстәде ТР Президенты.

Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга    “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтендә актив катнашучыларны шәхси саклану чаралары – медицина битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм антисептиклар, шулай ук башка кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде.

#ПомощьРядом #ПомощьРядомТатарстан #ЯрдәмЯнәшә #ЯрдәмЯнәшәТатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев