Рөстәм Миңнеханов үзизоляцияләү чорына балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарды
Күп ата-аналарны борчыган сорауга бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында җавап бирде.
“Миңа ата-аналардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бүген Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларына абонент түләүләрен гамәлдән чыгарырга кушылды. Бу чор өчен түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! #ОставайтесьДома” диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев