Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны бүләкләде

Бүләкләү тантанасы шәһәр планеркасында узды.

Бүген шәһәр планеркасында бүләкләү тантанасы узды. Алабугалыларга бүләкләрне район башлыгы тапшырды. 

Ленар Дәүләтшин ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм 50 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Искәртеп узабыз, узган елның җәендә ул Шишкин буаларында күлдә батучы ике кызны коткарган иде. 

Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен — «Ел тәрбиячесе» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне дә хөрмәтләделәр. 26нчы «Семицветик» балалар бакчасы укытучы-дефектологы Мария Лобановскаяга 15 000 сумлык сертификат тапшырылды.

40нчы «Йолдызлык» балалар бакчасы логопеды Элла Алина 10 000 сумлык сертификат алды. 

29нчы «Алтын балык» балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Ермолаевага 5 000 сумлык сертификат тапшырылды. 

Шулай ук район башлыгы хоккей буенча Кыш Бабай призына үткәрелгән турнирда җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырды.

Шулай ук гомумшәһәр планеркасы кысаларында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Күңелле стартлар» муниципаль спартакиадасы этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу — Танайка мәктәбе, 2нче һәм 9нчы шәһәр мәктәпләре. Чаңгы ярышлары узган шимбәдә үткәрелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев