Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Язгы бәйрәм сезгә шатлык, сөю, якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртуын алып килсен, диелә башлык котлавында.

Кадерле хатын-кызлар!

Матур язгы көндә якты бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне белән җылы тәбрикләүләр кабул итегез!

Бу бәйрәм кешелекнең гүзәл затларына ир-атларның олы мәхәббәтен һәм тирән хөрмәтен, назлы һәм дулкынландыргыч мөнәсәбәтен чагылдыра.

Сез бетмәс-төкәнмәс түземлеккә, акылга ия, алдан күрүчән һәм ышанычлы. Мәхәббәтегез һәм кайгыртуыгыз якыннарыгызга көч бирә, үз көчләренә ышанырга булыша.

Иң катлаулы мәсьәләләрне дә сез җиңел чишәсез, нинди генә эшкә алынсалар да, хатын-кызларның уңышлы башкарасын раслыйсыз.

Язгы бәйрәм сезгә шатлык, сөю, якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртуын алып килсен!

Барлык ир-атлар исеменнән сезгә мәңгелек яшьлек һәм гүзәллек, сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм муллык телим!

Рөстәм Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев