Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сайлаулар якынлаша

8 сентябрьдә VII чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узачак.

Бүгенге көндә 5 партия теркәлеп, сайлауларда катнаша: «Яңа кешеләр» сәяси партиясенең төбәк бүлеге, «Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен» партиясенең төбәк бүлеге, «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе, РФ Коммунистлар партиясе һәм Россия либераль-демократик партиясе.

Моннан тыш, сайлауларда бер мандатлы сайлау округы — 37нче Алабуга сайлау округы буенча депутатлыкка теркәлгән кандидатлар катнаша. Безнең округ буенча Гарифуллин Мансур Зәйдулла улы, Исламов Илсур Ильяс улы, Мингазов Зәкәрий Ильяс улы, Пыченков Вячеслав Валерьевич, Шаһивәлиев Тимур Наил улы катнаша.

Тавыш бирергә бары тик бер генә көн — 8нче сентябрьдә мөмкин булачак. Сәгать 7:00дән 20:00га кадәр. Сайлаучылар ике сайлау бюллетене алачак — берсендә сәяси партияләр, икенчесендә бер мандатлы округ буенча кандидатлар күрсәтеләчәк.

Тавыш бирүдә үзегезнең сайлау участогында (яшәү урыны буенча) катнашырга мөмкин. Үзегезнең сайлау участогын дәүләт хезмәтләре порталында яки РФ яки ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында табарга мөмкин. Әгәр тавыш бирү көнендә сез башка районда булсагыз, факттагы урыныгыз буенча (бары тик Татарстан Республикасы чикләрендә генә) тавыш бирергә мөмкин. Моннан тыш, башка районда тавыш биргән очракта, алабугалы партия исемлеге буенча бер генә бюллетень алачак. Мондый очракта гаризаны 4 сентябрьгә кадәр МФЦ аша, электрон рәвештә — бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, АМР Советы бинасында урнашкан Үзәк сайлау комиссиясенә (Нефтьчеләр пр., 30), эш көннәрендә 15-19 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 8 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин.

28 августтан 4 сентябрьгә кадәр мондый гаризаны участок сайлау комиссиясенә дә (эш көннәрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр) бирергә мөмкин булачак.
Әгәр сайлаучы сәламәтлеге яки башка сәбәпләр аркасында тавыш бирү урынына үзе барып җитә алмаса, ул өйдә тавыш бирә ала. Мондый тавыш бирү шулай ук 8 сентябрьдә үткәреләчәк. Моның өчен УИКка язма яки телдән гариза белән 29 августтан алып, әмма 8 сентябрьдә 14 сәгатьтән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өйдә тавыш бирү турындагы мөрәҗәгатьне башкалар аша да тапшырырга мөмкин, мәсәлән, социаль хезмәткәр яки күрше аша.

1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Алабуга шәһәрендә барлыгы 51 833 сайлаучы, шәһәр территориясендә — 39 сайлау участогы, шул исәптән бер вакытлыча — АҮРХдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев