Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сәламәт буласың килсә...

Халык медицинасыннан киңәшләр.

Баланлы бал

Йөрәк җиткелексезлеге (сердечная недостаточность) булганда шешенүдән котылу өчен, 2 аш кашыгы баланны (туңдырылган булса да ярый) сөзгеч аша сыттырып чыгаралар, 1 аш кашыгы чәчәк балы кушып, яхшылап болгаталар, 1 стакан җылы суга салып, көн буена әкренләп эчеп бетерәләр. Дәва курсы — 2 атна. Калийга бай балан организмдагы артык суны чыгара, шешенү кими. 1 атна ял итеп, тагын 2 атна дәваланганда (барлыгы 1 ай булып чыга) йөрәк эшчәнлеге нормальләшә.

Иммунитетны ныгыту

100-120 грамм имбир тамыры, 4 лимон, 100-150 грамм бал кирәк. Имбир тамырын чистартып, угычта уалар, лимоннарны турыйлар. Аннары икесен бергә кабат блендерда йә иттарткычта ваклыйлар да, бал кушып, болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 1 тапкыр 1 аш кашыгы кабалар.Карлы

Карлыган яфрагы

Карлыган яфрагыннан әзерләнгән төнәтмә күзәнәкләр арасына утырган зарарлы матдәләрне юдыртырга ярдәм итә, бавырны, кан тамырларын чистарта. 25-30 яфракны юып, өстенә ярты литр кайнап торган су коялар, җылы урында яхшылап төреп төнәтәләр. Сөзеп, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Чәй пешергәндә чәйнеккә 4-5 кипкән карлыган яфрагы салу да бик файдалы.

Бөерне чистарту

Термоска 1 чәй кашыгы җитен орлыгы салып, өстенә 1 стакан кайнар су коялар да, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1 стакан җылы су кушып сыеклыйлар. Барлыкка килгән җитен кесәлен, 3-4 кә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы — 2 атна. Бераз ял иткәч, кабат шулай дәваланырга була.

Кычыткан — күзгә дәва

Күрү сәләтен яхшырту өчен, иртә яздан көзгә кадәр кычыткан ашарга кирәк. 1 уч үсемлекне салкын суда юып, сыгалар, бераз тоз сибеп, ике уч арасында күбекләнгәнче уалар. Шундый берничә уч кычытканны көненә 1-2 тапкыр ашау файдалы.

ФОТО: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев