“Сердәш 129” ярдәмгә әзер
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы "Таттелеком" ААҖ белән берлектә тәүлек буена эшләүче медицина психологик хезмәтен ача.
Гражданнар өчен "129" кайнар линия телефоны эшләячәк. Аның буенча белгеч-психологлар ашыгыч ярдәм күрсәтә ала. Шулай ук "Сердәш 129" да чат - тәүлек буена эшләүче сайт буенча консультация эшләр дип көтелә. Хезмәттә барлыгы 13 психолог, 4 табиб-психотерапевт һәм табиб-психиатр тиешле ярдәм күрсәтәчәк. Белгечләр гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта һәм суицидологик халәттә психологик ярдәм күрсәтә. Психолог һәм табиб-психотерапевт тарафыннан гражданнарны аноним рәвештә тәүлек буена кабул итү дә оештырыла. Шәһәр номерларыннан "Сердэш 129" үзәге телефонына шалтыратулар бушлай кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев